Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 Календарь знаменательных и памятных дат 2013 казан-казань - davaiknam.ru o_O
Главная
Поиск по ключевым словам:
Похожие работы
Название работы Кол-во страниц Размер
Татарстан республикасының 2012 елга истәлекле даталар һӘм вакыйгалар... 3 442.7kb.
Календарь знаменательных 6 1564.51kb.
Знаменательных и памятных дат по ставропольскому краю 1 118kb.
Знаменательных и памятных дат 7 1076.14kb.
Календарь знаменательных и памятных дат по культуре и искусству на... 6 819.19kb.
А. П. Чехова Календарь знаменательных и памятных дат по Железнодорожному... 12 897.7kb.
Календарь знаменательных и памятных дат 1 130.31kb.
2014 год объявлен годом британской культуры в России и 1 162.09kb.
Знаменательных и памятных дат 1 148.67kb.
Знаменательных и памятных дат 8 1029.54kb.
Календарь знаменательных и памятных дат на 2013/2014 учебный год... 1 52.91kb.
Характерной исторической особенностью местности является то, что... 1 220.89kb.
Направления изучения представлений о справедливости 1 202.17kb.

Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 Календарь знаменательных - страница №3/5

Түбәндә исемнәре күрсәтелгән


якташларыбыз – Советлар Союзы

Геройларының 2013 елда юбилейлары була:*
В 2013 году исполняется Героям

Советского Союза – нашим землякам:**
Николай Николаевич Аржановның тууына 100 ел (10.03.1913–1976)

– 100 лет со дня рождения Николая Николаевича Аржанова (10.03.1913–1976)


Гыйльми Әбләз улы Баһаветдиновның тууына 90 ел (1923–1945)

– 90 лет со дня рождения Гильми Аблязовича Багаутдинова (1923–1945)


*Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллинның тууына 100 ел (13.01.1913–1944)

100 лет со дня рождения Газинура Гафиатулловича Гафиатуллина (13.01.1913–1944)


Гайфетдин Гыйльметдин улы Гыйльметдиновның тууына 100 ел (13.01.1913–1944)

– 100 лет со дня рождения Гайфутдина Гильмутдиновича Гильмутдинова (13.01.1913–1944)


Владимир Сергеевич Графовның тууына 100 ел (28.06.1913–1991)

– 100 лет со дня рождения Владимира Сергеевича Графова (28.06.1913–1991)


Максим Васильевич Дмитриевның тууына 100 ел (14.09.1913–)

– 100 лет со дня рождения Максима Васильевича Дмитриева (14.09.1913–)


Иван Михайлович Засоринның тууына 100 ел (8.04.1913–1985)

– 100 лет со дня рождения Ивана Михайловича Засорина (8.04.1913–1985)


Анатолий Семенович Казаковның тууына 90 ел (20.02.1923–1986)

– 90 лет со дня рождения Анатолия Семеновича Казакова (20.02.1923–1986)


Юрий Борисович Кардашенконың тууына 90 ел (8.08.1923–1989)

– 90 лет со дня рождения Юрия Борисовича Кардашенко (8.08.1923–1989)


Александр Моисеевич Ковальның тууына 100 ел (2.07.1913–2005)

– 100 лет со дня рождения Александра Моисеевича Коваля (2.07.1913–2005)


Михаил Егорович Колчановның тууына 90 ел (16.11.1923–1972)

– 90 лет со дня рождения Михаила Егоровича Колчанова (16.11.1923–1972)


Виктор Иванович Марининның тууына 90 ел (5.08.1923–1943)

– 90 лет со дня роҗдения Виктора Ивановича Маринина (5.08.1923–1943)


Петр Михайлович Никоноровның тууына 90 ел (13.01.1923–1983)

– 90 лет со дня рождения Петра Михайловича Никонорова (13.01.1923–1983)


Герман Петрович Одноценовның тууына 90 ел (21.01.1923–1945)

– 90 лет со дня рождения Геримана Петровича Одноценова (21.01.1923–1945)


Василий Иванович Осиповның тууына 100 ел (20.02.1913–1944)

– 100 лет со дня рождения Василия Ивановича Осипова (20.02.1913–1944)

Владимир Александрович Петровның тууына 100 ел (15.01.1913–1983)

– 100 лет со дня рождения Владимира Александровича Петрова (15.01.1913–1983)


Бакый Сибгатулла улы Рәхимовның тууына 100 ел (1913–1940)

– 100 лет со дня рождения Бакыя Сибгатулловича Рахимова (1913–1940)


Петр Зиновьевич Родионовның тууына 90 ел (26.04.1923–1978)

– 90 лет со дня рождения Петра Зиновьевича Родионова (26.04.1923–1978)


Михаил Георгиевич Рыжовның тууына 100 ел (25.11.1913–1946)

– 100 лет со дня рождения Михаила Георгиевича Рыжова (25.11.1913–1946)


Мидхәт Абдулла улы Салиховның тууына 90 ел (19.09.1923–1994)

– 90 лет со дня рождения Мидхата Абдулловича Салихова (19.09.1923–1994)

Николай Петрович Сентюковның тууына 90 ел (15.12.1923–1943)

– 90 лет со дня рождения Николая Петровича Сентюкова (15.12.1923–1943)


Михаил Васильевич Симоновның тууына 100 ел (1.08.1913–2004)

  • 100 лет со дня рождения Михаила Васильевича Симонова

(1.08.1913–2004)
Касыйм Хәсән улы Ситдыйковның тууына 100 ел (17.01.1913–1945)

– 100 лет со дня рождения Касима Хасановича Ситдикова (17.01.1913–1945)


Сергей Николаевич Соколовның тууына 100 ел (12.10.1913–1983)

– 100 лет со дня рождения Сергея Николаевича Соколова (12.10.1913–1983)


Михаил Сергеевич Фоминның тууына 90 ел (1923–1943)

– 90 лет со дня рождения Михаила Сергеевича Фомина (1923–1943)


Хәбибулла Нәбиулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел (1923–1945)

– 90 лет со дня рождения Хабибуллы Набиулловича Хайруллина (1923–1945)


Василий Дмитриевич Халевның тууына 100 ел (1913–1945)

– 100 лет со дня рождения Василия Дмитриевича Халева (1913–1945)


Зәки Шәймәрдан улы Шәймәрдановның тууына 90 ел (1923–1967)

– 90 лет со дня рождения Закия Шаймардановича Шаймарданова (1923–1967)

*Геройларның тормыш юллары турындагы очеркларны кара: Ханин Л. Советлар Союзы Геройлары – Татарстан уллары. – Казан: Татар. китап нәшр., 1966. – 640 б.

**Очерки о жизненном пути Героев см.: Герои Советского Союза – наши земляки: сб. докум. очерков и зарисовок: в 3-х кн. /сост. З.И.Гильманов, А.К.Айнутдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982-1985.

Батырлар китабы = Книга Героев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 395 б. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 395 с.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 680 с.



11 гыйнвар Хәсәнгата Габәши

11 января Хасангата Габаши

1863 1936

Тууына 150 ел

150 лет со дня рождения

Күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы-галим, педагог Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 елның 11 гыйнварында Казан губернасының Казан өязе (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Солабаш авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне бабасыннан һәм атасыннан ала.

1875–1889 елларда ул Казанда Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1886 елда «Ефим Маловка рәддия» дигән трактатын яза, Казан миссионерының китабы белән фәлсәфи бәхәскә керә.

1889 елда Х.Габәши бертуган Юнысовларның Мөселман балалар приютына дин сабагы укытучысы булып урнаша. Казанда беренчеләрдән булып, балаларны җәдитчә укыта башлый, үзе үк методик әсбаплар, төрле фәннәр буенча кулланмалар яза.

1889–1890 елларда ул биш китап: «Тәрбияле бала», «Басыйрәт», «Саглык», «Ысуле фикъһе тарихы» дигән хезмәтләрен һәм үзенең бабасының «Хөласәтел-бәян» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара.

Казан чоры эшчәнлеген Х.Габәши күренекле педагог-ислахчы һәм талантлы галим сыйфатында тәмамлый, аның исеме чит өлкәләрдә дә яхшы мәгълүм була.

1890 елда ул туган авылы мәхәлләсенең имам-хатыйбы була. Монда да фәнни эзләнүләрен дәвам итә – Казан арты авылларының тарихын өйрәнә.

1894 елда Х.Габәши ахун дәрәҗәсенә күтәрелә, 1895 елда Оренбург мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлана һәм казый итеп билгеләнә.

1899 елда ул Кече Солабашка кайта һәм Ә.Хөсәеновның акчалата ярдәме белән җәдитчә мәктәп ача.

1908 елда Х.Габәши тагын Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлана. Ул «Госмания», «Галия» мәдрәсәләрендә укыта. 1909 елда аның фундаменталь хезмәте – «Мөфассаль тарихе кауме төрки» («Төрки кавемнәрнең тәфсилле тарихы») дөнья күрә. Тарихи темага галимнең 1897 елда «Төрки ыруглары», 1899 елда «Мөхтәсар тарихе кауме төрки» («Төрки кавемнәрнең кыскача тарихы») китаплары басылып чыккан була.

1915 елда ул кабат туган авылына кайта. 1917 елда I һәм II Бөтенроссия мөселманнар корылтайларында катнаша.

Октябрь инкыйлабыннан соң Х.Габәши үзен тулысынча фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлый: Арча кантонының мөгаллимлек курсларында укыта, тарихи тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

1932 елның гыйнварында Х.Габәши кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә җибәрелә. 1936 ел башында ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла һәм шул елның 7 августында туган авылында вафат була.

Видный общественный и религиозный деятель, ученый-историк, педагог Хасангата Мухаметович Габаши родился 11 января 1863 г. в деревне Малый Сулабаш Казанского уезда Казанской губернии (ныне Высокогорский район Татарстана) в семье муллы. Начальное образование получает от деда и отца.

В 1875–1889 гг. Х.Габаши является шакирдом казанского медресе «Гаффария», а затем и его преподавателем. В 1886 г. он пишет трактат «Ефим Маловка рэддия», в котором вступает в философскую полемику с книгой известного казанского миссионера.

В 1889 г. Х.Габаши устраивается преподавателем вероучения в Мусульманский детский приют казанских предпринимателей братьев Юнусовых. Одним из первых в Казани Х.Габаши начинает обучать детей по новому методу, сам пишет методические пособия и руководства по различным отраслям знаний. В 1889–1890 годах им были изданы книги: «Тәрбияле бала», «Басыйрэт», «Саглык», «Ысуле фикх тарихы» и сборник стихов своего деда «Холасатель-баян».

Казанский период своей деятельности Х.Габаши завершает в качестве известного педагога-реформатора и талантливого ученого, чье имя было известно далеко за пределами губернии.

Вернувшись в родную деревню, в 1890 г. он становится имам-хатибом сельского прихода. Здесь Х.Габаши продолжает заниматься научными изысканиями – изучением истории окрестных сел Заказанья.

В 1894 г. Х.Габаши был возведен в почетное звание ахуна и в 1895 г. избран членом Оренбургского Магометанского Духовного собрания на должность казыя (судьи).

В 1899 г. возвращается в Сулабаш и при финансовой помощи А.Хусаинова выстраивает новометодное мектебе.

В 1908 г. Х.Габаши вновь избирается членом Духовного собрания. Преподает в медресе «Усмания» и «Галия». В 1909 г. издается фундаментальный труд «Мофэссаль тарихе кауме тюрки» («Подробная история тюркских племен»). До этого были изданы его исторические сочинения: в 1897 г. – «Тюрк ыруглары» («Тюркские народности»), в 1899 г. – «Мохтасар тарихе кауме тюрки») («Краткая история тюркских племен»).

В 1915 г. Х.Габаши возвращается в родную деревню. В 1917 г. принимает участие в работе I и II Всероссийских мусульманских съездов.

После Октябрьской революции Х.Габаши полностью посвящает себя научно-педагогической деятельности: преподает на различных учительских курсах Арского кантона, занимается историческими исследованиями.

В январе 1932 г. Х.Габаши был арестован, осужден и отправлен на исправительные работы в Архангельскую область. В начале 1936 г. освобождается по состоянию здоровья. Умер 7 августа 1936 г. в родной деревне.



Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:
Габаши Х. Всеобщая история тюркских народов /Х.Габаши. – Казань: Фэн, 2009. – 247 с.
Салихов Р. Хәсәнгата Габәши /Р.Салихов //Татар зыялылары: тарихи очерклар /русчадан Ә.М.Камалов тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б.117-124.

Төхфәтуллин А. Хәсәнгата Габәши /А.Төхфәтуллин //Фәнни Татарстан. – 2003. – № 1. – Б.11-19. – Библиогр.: 18 исем.

Әхмәтҗанов М. Хәсәнгата Габәши /М.Әхмәтҗанов //Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): биобиблиогр. сүзлек. – Казан, 2005. – Б. 64-65.

Габәши М. Нәсел фаҗигасеме, халыкныкымы?: [Х.Габәшинең кызы белән әңгәмә] /М.Габәши; әңгәмәдәш Ф.Җамалетдинова //Мәйдан. – 2005. – № 11. – Б. 126-130.

Салихов Р. Хәсәнгата Габәши: (1863–1936) /Р.Салихов //Мирас. – 1994. – № 3. – Б. 103-105.
Салихов Р. Хасангата Габаши /Р.Салихов //Духовная культура и татарская интеллигенция: исторические портреты. – Казань: Магариф, 2000. – С.94-100.

Тухватуллин А. Хасан-Гата Габаши (1863–1936) как общественный деятель и историк: автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. ист. наук. /А.Тухватуллин. – Казань, 2003. – 24 с. – Библиогр.: с.24.

Тухватуллин А.Х. Хасан-Гата Габаши /А.Х.Тухватуллин //Науч. Татарстан. – 2003. – № 1. – С. 12-21. – Библиогр.: 12 назв.

Ислам на европейском Востоке: энциклопедический словарь. – Казань: Магариф, 2004. – 303 с. – Габаши Хасан-Гата. – С.65-66; Габаши о музыке. – С.66-67.

Династия Габаши. Мы не исчезнем [Кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казань: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск (DVD-ROM): зв., цв. + 1 бр. [23 с.]. – (Золотая коллекция фильмов цикла «Соотечественники»; диск 11).

13 гыйнвар Газинур Гафиятуллин

13 января Газинур Гафиатуллин

19131944

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзер Татарстанның Лениногорск районы) Сугышлы авылында туа. Бераздан аларның гаиләсе Бөгелмә районына күчеп киткән. Газинур колхозда, аннары урман хуҗалыгында эшли.

Г.Гафиятуллин 1941 елдан Кызыл Армиядә; 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Армиядә ул башта санитар, аннары рядовой укчы (атучы) була. Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941), Смоленск сугышында (1941), Калининград (1941) һәм Ржев-Вязьма (1943) оборона операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен барган бәрелешләрдә катнаша. Кече командирлар әзерләүче полк мәктәбендә укып сержант була һәм 2 нче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясендә 37 нче укчы дивизиягә керүче 20 нче полкның отделение командиры урынбасары итеп билгеләнә. Г.Гафиятуллин 1944 елның 14 гыйнварында Псков өлкәсенең Великие Луки районы Овсище авылы өчен барган һөҗүм сугышында отделениесе белән бергәләп дзотны юк итә һәм бер солдатны әсир итеп ала. Сугыш кирәк-яраклары беткәч, дошманның икенче бер дзотының амбразурасына ташлана һәм күкрәге белән пулемет утын каплап һәлак була. Мякотино – Иваново (Великие Луки районы) авылында җирләнә. Г.Гафиятуллинга 1944 елның 4 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Бөгелмә шәһәрендә, Сугышлы һәм Овсище авылларында Г.Гафиятуллинга һәйкәл куела. Геройның исеме Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт урамнарына бирелә. Аңа багышлап Г.Әпсәләмов «Газинур» романын иҗат итә, шагыйрьләр, композиторлар шигырьләр, җырлар язалар.
Герой Советского Союза Газинур Гафиатуллович Гафиатуллин родился 13 января 1913 г. в селе Сугушла Бугульминского уезда Самарской губернии (ныне Лениногорский район Татарстана). Потом его семья переехала в Бугульминский район. Газинур работает в колхозе, затем в леспромхозе.

Г.Гафиатуллин в Советской Армии с 1941 г., на фронте с июля 1941 г. В Армии он был санитаром, потом рядовым стрелком. В составе войск Западного, Калининского, Северо-Западного, Прибалтийского фронтов принимает участие в оборонительных боях на рубеже Дриссы и Витебска (1941), в Смоленском сражении (1941), в Калининградской (1941) и Ржевско-Вяземской (1943) оборонительных операциях, в боях за реку Ловать близ городов Холм и Великие Луки. После учебы в полковой школе подготовки младших командиров возвращается в полк сержантом и назначается заместителем отделения 20-го стрелкового полка 37-й стрелковой дивизии 22-й армии 2-го Прибалтийского фронта. Г.Гафиатуллин 14 января 1944 г. в наступательном бою за село Овсище (Великолукский район Псковской области) вместе с отделением уничтожает дзот и захватывает пленного. Израсходовав боеприпасы, бросается на амбразуру другого вражеского дзота и грудью заслоняет огонь пулемета. Погиб, похоронен в деревне Мякотино-Иваново (Великолукский район).

4 июня 1944 г. Г.Гафиатуллину присвоено звание Героя Советского Союзы; он награжден орденом Ленина.

Г.Гафиатуллину установлены памятники в городе Бугульма, в селах Овсище и Сугушла. Именем Героя названы улицы городов Казани, Бугульмы, Лениногорска и Альметьевска. Ему посвящены роман «Газинур» А.Абсалямова; стихи и песни поэтов и композиторов Татарстана.



Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:
Батырлар китабы = Книга Героев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 395 б. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 395 с. – Гафиятуллин Г. Г. – Б. 97.

Мостафин Ш. Батырлык кырында – учаклар... /Ш.Мостафин //Ялкын. – 1988. – № 2. – Б. 18-19.

Мостафин Ш. Үлемсезлек /Ш.Мостафин //Соц. Татарстан. – 1988. – 22 гыйнв.

Әпсәләмов Г.Ә. Газинур: роман /Г.Ә.Әпсәләмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 400 б.


Ханин Л. Гафиатуллин Газинур Гафиатуллович //Герои Советского Союза – наши земляки: (сб. док. очерков и зарисовок в 3 книгах); книга первая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – С.115-119.

Абсалямов А. Газинур: роман /А.Абсалямов; авториз. пер. с татар. М.Демидова, М.Чечановский. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1965. – 384 с

Арифуллов К. Газинур: сценарий телевизионного фильма /К.Арифуллов //Казань. – 2002. – № 10. – С. 82-94.

Анисимов В. Сердце Газинура /В.Анисимов //Сов. Татария. – 1984. – 12 янв.



15 март Закир Һади

15 марта Закир Хади

18631933

Тууына 150 ел

150 лет со дня рождения
Закир Һади – бөтен гомерен һәм иҗатын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әдип һәм педагог. Ул әдәбиятка XX йөзнең беренче елларында мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган, киң җәмәгатьчелеккә аңлаешлы телдә язылган хикәя, повестьлары белән килә.

Закир Һади 1863 елның 15 мартында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне атасыннан ала. Закирга 12 яшь булгач, 1875 елда аны Тымытык мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Мәдрәсәдә 10 ел укыганнан соң, 1885 елда З.Һади, бәхет эзләп Түбән Новгород шәһәренә бара, бер байның тире эшкәртү эшләрендә хезмәт итә. Күпмедер вакыт узгач, Касыйм шәһәрендә яңачарак укыта башлаган мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда китә. Шәһәр мәдрәсәсендә уку аңа русча өйрәнергә, үзлегеннән белемен күтәрергә дә ярдәм итә. Касыйм шәһәреннән ерак түгел Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгаллимнәр курсы ачылгач, З.Һади шунда укый, аны тәмамлап, Мулта авылында мөгаллим булып эшли.

З.Һадиның беренче хикәясе «Бәхетле кыз» 1903 елда язылып, 1904 елда Оренбургта басылып чыга. 1904–1905 елларда аның «Официант», «Бәхетсез кыз», «Хәер-дога» исемле хикәяләре дөнья күрә.

1905 ел революциясе вакытында З.Һади Одессада була. 1906 елда ул Мулта авылына кайта; 1907–1911 елларны туган авылында үткәрә. 1908 елда З.Һади беркадәр вакыт Казанда торып китә. Биредә ул «Яңа әсхабе кәһәф» («Яңа тау куышы ияләре» мәгънәсендә) һәм «Җиһанша хәзрәт» повестьларын бастыра.

1914–1918 еллар арасында З.Һади Харьков шәһәрендә яши, балалар укыта; аннары туган якларында була. 1922 елда ул яңадан Касыйм ягына китә һәм шәһәрдән ерак булмаган Бимсала дигән авылда төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, укытучылык эшен дәвам иттерә.

З.Һади 1933 елда вафат була.


Закир Хади – писатель и педагог, посвятивший свою жизнь и творчество просвещению и воспитанию молодого поколения. Он приходит в литературу в первые годы XX века со своими рассказами и повестями, наполненными просветительскими идеями и написанными доступно для широких масс.

Закир Хади родился 15 марта 1863 г. в деревне Ярамка Белебеевского уезда Уфимской губернии (ныне Шаранский район Республики Башкортостан) в семье крестьянина. Начальное образование получает от отца. В 1875 г. родители отправляют двенадцатилетнго Закира на учебу в медресе села Тумутук. После десятилетнего пребывания в медресе, в 1885 г. в поисках лучшей доли он отправляется в Нижний Новгород и устраивается в мастерскую по обработке кожи. Услышав об открытии новометодного медресе в Касимово, Закир едет туда на учебу. Живя в городе, он получает возможность изучать русский язык и заниматься самообразованием. В деревне Татар Бае, в нескольких километрах от Касимова открываются курсы по подготовке учителей. З.Хади поступает на эти курсы, после окончания которых работает учителем в деревне Мулта.

В 1903 г. З.Хади пишет свой первый рассказ «Бәхетле кыз» («Счастливая девушка»), опубликованный затем в 1904 г. в Оренбурге. В 1904–1906 гг. издаются его рассказы «Официант», «Бәхетсез кыз» («Несчастная девушка»), «Хәер-дога» («Благословение»).

Революция 1905 г. застает З.Хади в Одессе. В 1906 г. он возвращается в деревню Мулта; в 1907–1911 гг. живет на родине в 1908 г. некоторое время проживает в Казани. В этот год в Казани выходят его повести

«Яңа әсхабе кәһәф» («Новые хозяева пещеры») и «Җиһанша хәзрәт», («Джиганша хазрет»).

В 1914–1918 гг. З.Хади работает учителем в Харькове. Потом возвращается в родные края, а в 1922 г. вновь отправляется в Касимово и живет до конца своей жизни в деревне Бимсала, недалеко от города, где работает учителем, ведет активную просветительскую деятельность.

З.Хади умер в 1933 г.
Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:
Сайланма әсәрләр /кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 187 б.
Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 2 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б. – Закир Һади. – Б. 622.

Әхмәтов Р. Закир Һади /Р.Әхмәтов //Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: 2 том: XIX йөз татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – Б. 362-376.

Гайнетдинов М. Бишенче ел әдибе /М.Гайнетдинов //Казан утлары. –

№ 11. – Б. 166-169.


Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX века /М.Х.Гайнуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 308 с. – Закир Хади. – С. 253-263.

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века /М.Гайнуллин; 2 изд., доп.. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 352 с. – Закир Хади. – С. 180-190.

Шарафутдинов З. История педагогики Татарстана /З.Шарафутдинов, Я.Ханбиков. – Казань, 1998. – 306 с. – Закир Хади. – С. 83-90.

140 лет назад, 15 марта 1963 г. родился татарский писатель-просветитель и педагог Закир Хади //Татарстан. – 2003. – № 3. – С. 64.



28 апрель Мин Шабай

28 апреля 19131963

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения
Язучы Мин Гариф улы Шабай (Шабаев) 1913 елның 28 апрелендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башта әнисез, аннары әтисез калып, ул үз көнен үзе күрә башлый, аннары бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә.

1931 елда юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән малайны чекистлар тотып Мәскәү янындагы 1 нче номерлы хезмәт колониясенә урнаштыралар. А.С.Макаренко алымнарын кулланып эшли торган бу колониядә Мин Шабай хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, матур әдәбият белән якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: «Танып» (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елда әсәр матбугатта басылып та чыга.

Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогия институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1936 елда аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр. 1941 елда Казанда язучының лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.

1942 елның 21 ноябрендә М.Шабайны кулга алалар. Сәяси тоткын сыйфатында, милләтчелектә гаепләнеп, ул 1944 елның 8 мартында хөкем ителә һәм Колымага шахтада эшләргә җибәрелә.

1958 елның 13 мартында М.Шабай тулысынча реабилитацияләнә һәм яңадан әдәби иҗат эшенә керешә. 1959–1964 еллар арасында аның «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары», «Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» исемле тарихи-социаль романының беренче кисәге басылып чыга. Гомеренең соңгы елларында язучы «Уяну» романының дәвамын яза, ләкин аны тәмамлый алмый.

М.Шабай 1963 елның 5 сентябрендә вафат була.


Писатель Мин Гарифович Шабай (Шабаев) родился 28 апреля 1913 года в деревне Каратака Кушнаренского района Республики Башкортостан в семье крестьянина. После смерти родителей он был обречён на безрадостное полуголодное детство, годы беспризорничества, скитаний по стране.

В 1931 г. его, сбившегося с пути подростка, чекисты устраивают в трудовую колонию № 1 под Москвой, где широко практиковались макаренковские методы воспитания. Здесь Мин Шабай честно работает, получает образование, знакомится с художественной литературой много читает. Под влиянием прочитанного М.Шабай приступает к литературному творчеству, он пишет рассказ «Танып» (по названию реки), который выходит отдельным изданием в 1934 г.

После трудовой колонии Мин Шабай служит в армии, учится в Казанском государственном педагогическом институте, затем работает в редакции газеты и Татарском радиокомитете. В эти годы друг за другом публикуются в периодической печати его рассказы, документальные очерки, некоторые из его пьес с успехом идут на сценах колхозно-совхозных театров. В 1936 г. М.Шабая принимают в члены Союза писателей Татарстана. В 1941 г. в Казани издается сборник его лирических рассказов «Уйналмаган скрипка» «Неигранная скрипка»).

21 ноября 1942 г. М.Шабая арестовывают. 8 марта 1944 г. он был осужден и как политический заключенный отправлен на Колыму.

13 марта 1958 г. М.Шабай был реабилитирован и вновь вернулся к литературному творчеству. В течение с 1959 – 1964 гг.увидели свет его книга очерков «Бездә ел буе яз»

(«У нас круглый год весна»), сборники рассказов «Тормыш баскычлары» («Ступени жизни»), «Тормыш чакыра» («Жизнь зовет») и первая часть историко-социального романа «Уяну» («Пробуждение»). В последние годы жизни писатель работал над продолжением романа «Уяну» («Пробуждение»), но не успел его завершить.

М.Шабай умер 5 сентября 1963 г.
Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:
Шабай М. Сайланма әсәрләр: повесть, хикәяләр /М.Шабай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 336 б.

Шабай М. Якты өметләр: повесть, хикәяләр /М.Шабай; [кереш сүз авторы А.Гыйләҗев]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 373 б.

Шабай М. Уйналмаган скрипка: повесть, хикәяләр /М.Шабай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 288 б.
Шабай М. Пробуждение: [избр.] /М.Шабай; [пер. с татар. Г.Политыко; предисл. Р.Мустафина]. – М.: Сов. Россия, 1967. – 187 с.
Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 2 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б. – Мин Шабай. – Б. 630-631.

Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. бе­лешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Мин Шабай. – Б. 541-542.

Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре /Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 175 б. – Фаҗигале язмыш: (язучы Мин Шабай турында яңа мәгълүматлар). – Б. 8-14.

Мостафин Р. Фаҗигале язмыш: язучы Мин Шабай турында яңа мәгълүматлар /Р.Мостафин //Казан утлары. – 1998. – № 7. – Б. 140-143.

Тавлин Г. Ул искиткеч кеше иде /Г.Тавлин //Шәһри Казан. – 1993. – 27 апр.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справ. /А.Гиниятуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с. – Мин Шабай. – С. 478-479.

Мустафин Р. Случай в лагпункте «Ледяной» /Р.Мустафин //Казан. ведомости. – 2000. – 27 янв.

Ахунов А. 90 лет назад, 28 апреля 1913 г. родился татарский писатель Мин Шабай /А.Ахунов //Татарстан. – 2003. – № 3. – С. 67.


<< предыдущая страница   следующая страница >>



И массы могут чувствовать себя одинокими. Станислав Ежи Лец
ещё >>