Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 Календарь знаменательных и памятных дат 2013 казан-казань - davaiknam.ru o_O
Главная
Поиск по ключевым словам:
Похожие работы
Название работы Кол-во страниц Размер
Татарстан республикасының 2012 елга истәлекле даталар һӘм вакыйгалар... 3 442.7kb.
Календарь знаменательных 6 1564.51kb.
Знаменательных и памятных дат по ставропольскому краю 1 118kb.
Знаменательных и памятных дат 7 1076.14kb.
Календарь знаменательных и памятных дат по культуре и искусству на... 6 819.19kb.
А. П. Чехова Календарь знаменательных и памятных дат по Железнодорожному... 12 897.7kb.
Календарь знаменательных и памятных дат 1 130.31kb.
2014 год объявлен годом британской культуры в России и 1 162.09kb.
Знаменательных и памятных дат 1 148.67kb.
Знаменательных и памятных дат 8 1029.54kb.
Календарь знаменательных и памятных дат на 2013/2014 учебный год... 1 52.91kb.
Характерной исторической особенностью местности является то, что... 1 220.89kb.
Направления изучения представлений о справедливости 1 202.17kb.

Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 Календарь знаменательных - страница №1/5

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Национальная библиотека Республики Татарстан






ТАТАРСТАН

Истәлекле һәм онытылмас

даталар календаре

2013
Календарь знаменательных

и памятных дат

2013





КАЗАН-КАЗАНЬ

«Милли китап» нәшрияты

Издательство «Милли китап»

2012
ББК 92

Т 23
Төзүчесе: Г.Ш.ҖОМАГОЛОВА

Составитель: Г.Ш.ЗИМАГОЛОВА


Җаваплы мөхәррире: Н.Ә.КАМБЕЕВ

Отв. редактор: Н.А.КАМБЕЕВ


Мөхәррирләр: И.Г.ҺАДИЕВ, А.Р.ГАБДЕЛХАКОВА

Редакторы: И.Г.ХАДИЕВ, А.Р.АБДУЛХАКОВА


Т 23 Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2013 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; жав. мөх-ре Н.Ә.Камбеев; мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап, 2012. – б.

ББК 92

© Татарстан Республикасы

Милли китапханәсе =

Национальная библиотека =

Республики Татарстан, 2012;
© «Милли китап» нәшрияты

Издательство «Милли китап»,

2012.

Төзүчедән

 

Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.



Басма ике бүлектән тора. I нче бүлектә хронологик тәртиптә татар һәм рус телләрендә 2013 нче елда узачак юбилей даталары һәм вакыйгалары исемлеге бирелә. Оешмалар өчен 25, 50, 70, 75, 100 (алга таба һәр 25 ел саен) еллыкларны, күренекле шәхесләр өчен 50, 60, 70, 75, 80 (алга таба һәр 10 ел саен) еллыкларны юбилей даталары дип санау кабул ителгән. Инкыйлабка кадәрге чорга караган истәлекле даталар яңа календарь стилендә китерелә. Дәвамлы (бер ай һәм аннан да озаккарак сузылган) вакыйгаларга багышланган даталар конкрет даталар исемлегеннән соң ай азагында бирелә. Төгәл көннәре билгеле булмаган вакыйгалар бүлек ахырында урнаштырылган. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның юбилей даталары шулай ук аерым күрсәтелә.

I нче бүлектә йолдызчык (*) белән билгеләнгән аеруча әһәмиятле истәлекле даталарга II нче бүлектә татар һәм рус телләрендә белешмә текстлар, библиографик әдәбият исемлекләре бирелә. Исемлекләрдә, күбесенчә, яңарак басмалар, соңгы елларда дөнья күргән җыентыклардан һәм вакытлы матбугаттан мәкаләләр тәкъдим ителә. Әлеге библиографик мәгълүмат ике өлешкә бүленә. Беренче өлештә авторның татар, рус һәм башка телләрдәге әсәрләре басылып чыгу еллары буенча хронологик тәртиптә күрсәтелә. Икенче өлештә юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында материал – библиографик күрсәткечләрнең, китапларның, газета һәм журналлардагы, җыентыклардагы мәкаләләрнең тасвирламалары – китерелә.

Барлык библиографик материаллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белешмә-библиографик аппаратына нигезләнеп әзерләнде.

Басмада кереш сүз, белешмә китаплар исемлеге дә бар. Календарьдан файдалану уңайлырак булсын өчен аның ахырында «Исемнәр күрсәткече» белән «Учреждениеләр һәм оешмалар атамалары күрсәткече» урнаштырыла.

Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

От составителя
Календарь отражает наиболее значительные памятные даты в истории республики, её политической, экономической, научной и культурной жизни, а также юбилейные даты известных писателей, деятелей науки, образования, культуры и искусства Татарстана.

Издание состоит из двух разделов. В I разделе параллельно на татарском и русском языках приводится хронологический перечень юбилейных дат и событий на 2013 год. Юбилейными датами принято считать для организаций – 25, 50, 70, 75, 100 и далее каждые 25 лет; для персоналий – 50, 60, 70, 75, 80 и далее каждые 10 лет. Факты, относящиеся к дореволюционной истории, датируются по новому календарному стилю. Даты, посвященные длительным событиям (происходившим месяц и более), приводятся после основного перечня дат, в конце месяца. События, точные даты которых не установлены, указаны в конце раздела. Отдельно выделен перечень юбилейных дат Героев Советского Союза – наших земляков.

Во II разделе календаря представлены наиболее знаменательные даты года (обозначены в I разделе звездочкой *). Каждая дата сопровождается справочным текстом на татарском и русском языках и рекомендательным списком литературы, включающим книги, статьи из сборников и периодических изданий в основном за последние годы.

Библиографические списки рубрик, посвященных персоналиям, состоят из двух частей. В первой части отражены произведения автора на татарском и русском языках в хронологии их издания; во второй – представлены материалы о жизни и творчестве юбиляра: библиографические указатели, научные и справочные издания, публикации в периодической печати.

Библиографическая часть календаря подготовлена на базе справочно-библиографического аппарата отдела татарской и краеведческой литературы Национальной библиотеки РТ.

Календарь снабжён предисловием, списком справочников, именным указателем и указателем названий учреждений и организаций.

Календарь выходит ежегодно. Адресован работникам библиотек, музеев, средств массовой информации, преподавателям.

ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР ҺӘМ ВАКЫЙГАЛАР

ПАМЯТНЫЕ ДАТЫ И СОБЫТИЯ

ГЫЙНВАР

ЯНВАРЬ
1 гыйнвар

1 января 175 ел элек «Казан губерна хәбәрләре» газетасының 1 нче саны чыга (1838–1917)

– 175 лет со дня выхода первого номера газеты «Казанские губернские ведомости» (1838–1917)


1 гыйнвар

1 января Актёр, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай, СССРның Дәүләт бүләкләре лауреаты Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновка 75 яшь (1938)

– 75 лет актёру, общественному деятелю, народному артисту Татарстана и России, лауреату Государственных премий Татарстана им. Г.Тукая и СССР Ринату Арифзяновичу Тазетдинову (1938)


1 гыйнвар

1 января Шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Мәгыйзь улы Маннаповның тууына 75 ел (1938–2012)

– 75 лет со дня рождения поэта и прозаика, заслуженного деятеля искусств Татарстана Шамиля Магизовича Маннапова (1938–2012)


2 гыйнвар

2 января Спортчы (фехтование), СССРның атказанган спорт остасы, СССР, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Наилә Фәйзерахман кызы Гыйләҗевага 60 яшь (1953)

– 60 лет спортсменке (фехтование), заслуженному мастеру спорта СССР, чемпиону СССР, мира и Олимпийских игр Наиле Файзрахмановне Гилязовой (1953)


3 гыйнвар

3 января Шагыйрь, драматург ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 80 ел (1933–2004)

– 80 лет со дня рождения поэта, драматурга, заслуженного деятеля искусств ТАССР, РСФСР, народного поэта Республики Татарстан, лауреата Республиканской премии Татарстана им. М.Джалиля, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Ильдара Гафуровича Юзеева (1933–2004) (См.: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 2003. – Казань: Милли китап, 2002. – С. 5-9)


3 гыйнвар

3 января Актёр, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Нариман Габдрахман улы Гарифуллинга 60 яшь (1953)

– 60 лет актёру, лауреату Республиканской премии им. М.Джалиля Татарстана Нариману Габдрахмановичу Гарифуллину (1953)


3 гыйнвар

3 января Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовка) 60 яшь (1953)

– 60 лет поэту, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Мухаммету Мирзе (Ильфаку Мирзамухаметовичу Ибрагимову (1953)


6 гыйнвар

6 января Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтдин улы Шиһап (Шиһапов)ның тууына 75 ел (1938–2003)

– 75 лет со дня рождения поэта, заслуженного деятеля искусств Татарстана Рашита Ахметдиновича Шигапа (Шигапова) (1938–2003)


7 гыйнвар

7 января Режиссёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның тууына 110 ел (1903–1978)

– 110 лет со дня рождения режиссёра, заслуженного деятеля искусств ТАССР Кашифы Замалетдиновны Тумашевой (1903–1978) (См.: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 2003. – Казань: Милли китап, 2002. – С. 10-12)


10 гыйнвар

10 января Журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Гомәр улы Гомәргә (Гомәровка) 80 яшь (1933)

– 80 лет журналисту, писателю, заслуженному работнику культуры Татарстана Гусману Гумеровичу Гумеру (Гумерову) (1933)


10 гыйнвар

10 января Шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестерович Маловның) тууына 75 ел (1938–1997)

– 75 лет со дня рождения поэта, журналиста Ямаша Иганая (Анания Нестеровича Малова) (1938–1997)


*11 гыйнвар

11 января Дин эшлеклесе, педагог, тарихчы Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәшинең тууына 150 ел (1863–1936)

150 лет со дня рождения религиозного деятеля, педагога, историка Хасангаты Мухамметовича Габаши (1863–1936)


15 гыйнвар

15 января Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзаловага 80 яшь (1933)

– 80 лет певице, народной артистке ТАССР, заслуженной артистке РСФСР, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Альфие Авзаловне Авзаловой (1933) (См.: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 2008. – Казань: Милли китап, 2007. – С.55-58)


15 гыйнвар

15 января Җырчы, ТАССРның халык артисты Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева)ның тууына 70 ел (1943–2006)

– 70 лет со дня рождения певицы, народной артистки ТАССР Нафисы Василовой (Анастасии Петровны Васильевой) (1943–2006)


16 гыйнвар

16 января Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 80 ел (1933–2002)

– 80 лет со дня рождения детского писателя, поэта, заслуженного работника культуры ТАССР, лауреата премии им. А.Алиша Союза писателей Татарстана Хакимзяна Шаяхметовича Халикова (1933–2002)


20 гыйнвар

20 января Баянчы, музыкаль фольклор җыючы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рокыя Габдрахман кызы Ибраһимованың тууына 100 ел (1913–1998)

– 100 лет со дня рождения баянистки, собирателя музыкального фольклора, заслуженного работника культуры Рукии Абдрахмановны Ибрагимовой (1913–1998)


23 гыйнвар

23 января Актёр, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Михаил Олегович Галицкийга 60 яшь (1953)

– 60 лет актёру, народному артисту Татарстана, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Михаилу Олеговичу Галицкому (1953)


25 гыйнвар

25 января Гамәли-көнкүреш сәнгате рәссамы Лидия Андреевна Зиминага 80 яшь (1933)

– 80 лет художнику декоративно-прикладного искусства Лидии Андреевне Зиминой (1933)


25 гыйнвар

25 января Актриса, ТАССРның һәм РФнең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова (Миңнуллина)га 75 яшь (1938)

– 75 лет актрисе, народной артистке ТАССР и РФ, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Нажибе Гимаевне Ихсановой (Миннуллиной) (1938)


26 гыйнвар

26 января Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның тууына 100 ел (1913–1986)

– 100 лет со дня рождения детской писательницы Амины Ахметовны Бикчантаевой (1913–1986)


27 гыйнвар

27 января Театр белгече, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Фатих кызы Усмановага 90 яшь (1923)

– 90 лет театроведу, педагогу, заслуженному деятелю искусств ТАССР и РСФСР Раузе Фатиховне Усмановой (1923)


29 гыйнвар

29 января Актёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның тууына 100 ел (1913–1964)

– 100 лет со дня рождения актёра, заслуженного деятеля искусств ТАССР Карима Ибрагимовича Гильманова (1913–1964)


гыйнвар

январь Казанда татар телендә сатира һәм юмор журналы «Чаян»ның беренче саны чыгуга 90 ел (1923)

– 90 лет со дня выхода в Казани первого номера сатирического и юмористического журнала «Чаян» («Скорпион») на татарском языке (1923)



ФЕВРАЛЬ

3 февраль

3 февраля Җырчы, Татарстанның халык артисты Галина Александровна Казанцевага 60 яшь (1953)

– 60 лет певице, народной артистке Татарстана Галине Александровне Казанцевой (1953)


7 февраль

7 февраля Актёр, Татарстанның атказанган артисты Дусил Гаяз улы Касыймовның тууына 70 ел (1943–2008)

– 70 лет со дня рождения актёра, заслуженного артиста Татарстана Дусила Гаязовича Касымова (1943–2008)



9 февраль

9 февраля Шагыйрь, язучы-прозаик, драматург, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 75 ел (1938–2011)

– 75 лет со дня рождения поэта, писателя-прозаика, драматурга, заслуженного работника культуры ТАССР, народного поэта Татарстана, лауреата Республиканской премии Татарстана им. М.Джалиля, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Фаниса Гатаулловича Яруллина (1938–2011)


13 февраль

13 февраля Бөек рус җырчысы, Россиянең халык артисты Федор Иванович Шаляпинның тууына 140 ел (18731938)

– 140 лет со дня рождения великого певца, народного артиста России Федора Ивановича Шаляпина (18731938)


13 февраль

13 февраля Шагыйрь, педагог Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимовның тууына 120 ел (18931943)

– 120 лет со дня рождения поэта, педагога Фарита Тазетдиновича Ибрагимова (18931943)


15 февраль

15 февраля Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хуҗи (Хуҗиәхмәт) Шаһиәхмәт улы Мәхмүтовка 80 яшь (1933)

– 80 лет ученому-фольклористу, доктору филологических наук, заслуженному работнику культуры ТАССР и РФ, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Хузиахмету Шагиахметовичу Махмутову (1933)


15 февраль

15 февраля Язучы Заһид Батыр улы Фәйзигә (Фәйзуллинга) 80 яшь (1933)

– 80 лет писателю Загиду Батыровичу Файзи (Файзуллину) (1933)


15 февраль

15 февраля Шагыйрь Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тууына 75 ел (1938–2009)

– 75 лет со дня рождения поэта Гакиля Шарифулловича Сагирова (1938–2009)


16 февраль

16 февраля Рәссам Федор Ефимович Корниловка 75 яшь (1938)

– 75 лет живописцу Федору Ефимовичу Корнилову (1938)


20 февраль

20 февраля Шагыйрь Риза Закир улы Шәфи (Шәфиев)нең тууына 90 ел (19232004)

– 90 лет со дня рождения поэта Ризы Закировича Шафи (Шафиева) (19232004)


25 февраль

25 февраля Нашир-мөхәррир, җырчы Камил Мотыйгулла улы Мотыйгый (Төхфәтуллин)ның тууына 130 ел (1883–1941)

– 130 лет со дня рождения издателя, редактора, певца Камиля Мутыгулловича Мутыги (Тухватуллина) (1883–1941)


26 февраль

26 февраля Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Мөхәммәт улы Вахитовка 75 яшь (1938)

– 75 лет живописцу, заслуженному деятелю искусств Татарстана Ривкату Мухамедовичу Вахитову (1938)


26 февраль

26 февраля Шагыйрә Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмовага 50 яшь (1963)

– 50 лет поэтессе Гульзаде Аухадиевне Байрамовой (1963)



МАРТ
1 март

1 марта Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Юныс улы Юныс (Юнысов)ка 70 яшь (1943)

– 70 лет поэту, журналисту и публицисту, заслуженному работнику культуры Татарстана Рафику Юнусовичу Юнусу (Юнусову) (1943)


4 март

4 марта Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Айрат Сәлимулла улы Шәмсетдиновка 50 яшь (1963)

– 50 лет художнику декоративно-прикладного искусства Айрату Салимулловичу Шамсутдинову (1953)


7 март

7 марта Драматург, тәрҗемәче Шаһиморат Зәйнинең (Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатовның) тууына 100 ел (19131980)

– 100 лет со дня рождения драматурга, переводчика Шагимурата Зайни (Зайни Ахметовича Шагимуратова) (19131980)


10 март

10 марта Актёр, режиссёр, ТАССРның халык артисты Хәким Йосыф улы Сәлимҗановның тууына 110 ел (1903–1981)

– 110 лет со дня рождения актёра, режиссёра, народного артиста ТАССР Хакима Юсуповича Салимжанова (1903–1981)


11 март

11 марта Шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 110 ел (19031958)

– 110 лет со дня рождения поэта, прозаика, драматурга, литературного критика и публициста, заслуженного деятеля искусств ТАССР, РСФСР, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Ахмеда Ахметсафовича Файзи (Файзуллина) (19031958) (См.: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 2003. – Казань: Милли китап, 2002. – С. 29-32)


12 март

12 марта Педагог, җәмәгать эшлеклесе, Шаһбазгәрәй Измаил (Исмәгыйль) улы Әхмәровның тууына 160 ел (1853–1900)

– 160 лет со дня рождения педагога, общественного деятеля Шахбазгирея Измайловича Ахмерова (1853–1900)




*15 март

15 марта Язучы, мәгърифәтче, мөгаллим Закир Һадиның тууына 150 ел (1863–1933)

150 лет со дня рождения писателя, просветителя, педагога Закира Хади (1863–1933)


22 март

22 марта Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин)ның тууына 125 ел (1888–1937)

– 125 лет со дня рождения писателя, литературного критика, публициста, общественного деятеля Фатиха Сайфи-Казанлы (Мухамметфатиха Камалетдиновича Сайфуллина) (1888–1937)


22 март

22 марта Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гариф улы Гариф (Гарипов)ның тууына 80 ел (19332006)

– 80 лет со дня рождения писателя, заслуженного работника культуры Татарстана Рашита Гариповича Гарифа (Гарипова) (19332006)


24 март

24 марта Язучы, әдәбият галиме Мөхәммәт Вәли улы Гали (Галиев)нең тууына 120 ел (18931952)

– 120 лет со дня рождения писателя, литературоведа Мухаммеда Валиевича Гали (Галиева) (18931952)


25 март

25 марта Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллинга 80 яшь (1933)

– 80 лет писателю Тагиру Набиулловичу Набиуллину (1933)



26 март

26 марта Рәссам Валентина Витальевна Поповага 80 яшь (1933)

– 80 лет живописцу Валентине Витальевне Поповой (1933)


26 март

26 марта Язучы-прозаик, драматург, Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Рабит (Роберт) Мөхлис улы Батулла (Батуллин)га 75 яшь (1938)

– 75 лет писателю-прозаику, драматургу, народному писателю Республики Татарстан, лауреату премий им. А.Алиша Союза писателей Татарстана и Государственной премии им. Г.Тукая Татарстана Рабиту (Роберту) Мухлисовичу Батулле (Батуллину) (1938)


28 март

28 марта Актер, режиссер, ТАССРның, РСФСРның халык артисты Григорий Павлович Ардаров (Богданович)ның тууына 125 ел (1888–1956)

– 125 лет со дня рождения актера, режиссера, народного артиста ТАССР, РСФСР Григория Павловича Ардарова (Богдановича) (1888–1956)


29 март

29 марта Скульптор, ТАССРның халык рәссамы Садри Сәләх улы Ахун (Ахунов)ның тууына 110 ел (1903–1987)

– 110 лет со дня рождения скульптора, народного художника ТАССР Садри Салаховича Ахуна (Ахунова) (1903–1987)



АПРЕЛЬ
1 апрель

1 апреля Җәмәгать эшлеклесе (18831888, 18891903 елларда Казан шәһәр башлыгы) Александр Александрович Лебедевның тууына 170 ел (1843–1910)

– 170 лет со дня рождения общественного деятеля, действительного статского советника (в 18831888, 18891903 гг. Казанский городской голова) Александр Александровича Лебедева (1843–1910)


2 апрель

2 апреля Актёр, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Евгений Андриянович Кузинның тууына 80 ел (1933–2004)

– 80 лет со дня рождения актёра, народного артиста ТАССР, заслуженного артиста РСФСР Евгения Андрияновича Кузина (1933–2004)


5 апрель

5 апреля Актёр, ТАССРның, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шиһап улы Шәрәфиевкә 75 яшь (1938)

– 75 лет актёру, народному артисту ТАССР, РСФСР, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Равилю Шигаповичу Шарафиеву (1938)


5 апрель

5 апреля Рәссам-проектлаучы Рәшит Лотфулла улы Фәттаховка 60 яшь (1953)

– 60 лет художнику-проектировщику Рашиту Лотфулловичу Фаттахову (1953)


10 апрель

10 апреля 130 ел элек Бакчасарай шәһәрендә төрки-татар телендә «Тәрҗеман» газетасы нәшер ителә (1883–1918)

– 130 лет назад в городе Бахчисарай на тюрко-татарском языке издавалась газета «Тарджеман» («Переводчик») (1883–1918)


14 апрель

14 апреля Рәссам, педагог Мария Михайловна Васильеваның тууына 110 ел (1903–1964)

– 110 лет со дня рождения живописца, педагога Марии Михайловны Васильевой (1903–1964)


15 апрель

15 апреля Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхмүт Хафиз улы Хөсәеннең (Хөсәеновның) тууына 90 ел (19231993)

– 90 лет со дня рождения поэта, заслуженного работника культуры ТАССР Махмута Хафизовича Хусаина (Хусаинова) (19231993)


15 апрель

15 апреля Театр белгече, библиограф Һәнүз Котдус улы Мәхмүтовның тууына 80 ел (1933–1996)

– 80 лет со дня рождения театроведа, библиографа Хануза Кутдусовича Махмутова (1933–1996)


15 апрель

15 апреля 100 ел элек Казанда татар телендә рәсемле балалар журналы «Ак юл» чыга (1913–22.01.1916)

– 100 лет назад в Казани вышел детский иллюстрированный журнал на татарском языке «Ак юл» («Светлый путь») (1913–22.01.1916)


16 апрель

16 апреля Инженер-төзүче, ТАССРның атказанган төзүчесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әүфәр Зәки улы Зәкиевнең тууына 75 ел (19381994)

– 75 лет со дня рождения инженера-строителя, заслуженного строителя ТАССР, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Ауфара Закиевича Закиева (19381994)


17 апрель

17 апреля Җырчы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Лариса Георгиевна Башкировага 75 яшь (1938)

– 75 лет певице, заслуженной артистке РСФСР, народной артистке Татарстана Ларисе Георгиевне Башкировой (1938)


18 апрель

18 апреля Язучы-прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, профессор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның тууына 90 ел (19231995)

– 90 лет со дня рождения писателя, литературоведа и литературного критика, профессора, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Ибрагима Зиннатовича Нуруллина (19231995)


20 апрель

20 апреля Тарихчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гомәр Салих улы Сабирҗановка 80 яшь (1933)

– 80 лет историку, заслуженному работнику культуры ТАССР, заслуженному деятелю науки Татарстана Гумеру Салиховичу Сабирзянову (1933)


21 апрель

21 апреля Режиссёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевка 90 яшь (1923)

– 90 лет режиссёру, заслуженному деятелю искусств ТАССР, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Равилю Рахимовичу Тумашеву (1923)


22 апрель

22 апреля Язучы, журналист-публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Әмирхан улы Әмирхановка 80 яшь (1933)

– 80 лет писателю, журналисту-публицисту, заслуженному работнику культуры ТАССР Марату Амирхановичу Амирханову (1933)


23 апрель

23 апреля Ювелир Виталий Ольгердович Ковалевскийга 80 яшь (1933)

– 80 лет ювелиру Виталию Ольгердовичу Ковалевскому (1933)


*28 апрель

28 апреля Язучы Мин Гариф улы Шабай (Шабаев)ның тууына 100 ел (1913–1963)

100 лет со дня рождения писателя Мина Гарифовича Шабая (Шабаева) (1933–1963)


следующая страница >>



Политика не есть искусство возможного; политика — искусство невозможного. Вацлав Гавел
ещё >>